Альтернатив энергетика үсеш кичерүгә дә карамастан, нефть икътисадның стратегик ресурсы булып кала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә ачылган Нефть саммитында шул хакта хәбәр итте.
«Әлегә нефть һәм газ эрасы тәмамлануы турында әйтергә иртәрәк – углеводородлар илебезнең стратегик ресурсы булып калачак. Нефть-газ химиясе кебек зур сегментта углеводородларга гомумән альтернатива юк. Альтернатив генерациянең кыйммәте кимүгә дә карамастан, электр энергиясен туплау технологияләренең булмавы дөнья энергия балансында альтернатив энергетиканың чагыштырмача зур булмаган өлеше саклануына китерә», — диде Миңнеханов.
Шуның белән бергә, ТР Президенты Россиядә запаслар структурасының елдан-ел начараюын билгеләп үтте.
Татарстан Президенты үз чыгышында шулай ук «Татнефть» компаниясенең уңай тәҗрибәсен искә алды. Ул инновацияләр эзләү ярдәмендә көндәшлеккә сәләтлелеген саклый, шулай ук эшнең нәтиҗәлелеген арттыра.