Без тагын да бердәмрәк, бәхетлерәк, көчлерәк! Редакция белән табигатькә чыгу безгә менә шушындый хисләр өстәде. Моның өчен әллә кая да барасы түгел икән ләбаса. Казаннан барлы-юклы 30 минутлык юл һәм без табигать кочагына чумдык.
Беренче карашка бар да бик гади кебек: күл буе, яшь каеннар, ял итү өчен матур гына җәйге йорт. Саный китсәң, мондый урыннарны шактый табарга булыр иде кебек. Юк икән шул! Лаеш районының “Удача рыбака” ял итү базасының әллә урыны үзенчәлекле, әллә хуҗалары шундый ачык күңелле – биредә күңелдә ниндидер рәхәтлек урнаша. Үзебез үк тудырган ыгы-зыгылы бу тормышта безнең һәркайсыбызга менә шундый аралашулар, табигатьне тою җитми.
Бер-береңне аңлап, ныклы бердәм коллектив булып эшләү өчен мондый очрашулар, сәяхәтләр, әлбәттә, бик кирәк. Монысын инде белгечләр мең кат исбатлаган, без аны чынбарлыкта сынап караучылар буларак, җәйнең койрыгыннан эләктереп, ял итеп калырга ашыгыгыз, дип әйтәсебез генә килә.
Хәер, без балык тотарга да өлгердек әле!