Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан театрларының быелгы Сабан туе 17 августта узачак

Татарстан театрларының быелгы Сабан туе 17 августта узачак Теләчедә узачак. Бу чара инде 12нче мәртәбә оештырыла, дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек традицион уеннар белән беррәттән, бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышларда көч сынашачак. Оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте.


Exit mobile version