Site icon Ватаным Татарстан

Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралмасын өчен нинди җиләк-җимеш ашарга?

Тәмәке тартучылар организмында яман шеш күзәнәкләре таралудан саклый торган  җиләк-җимешәр барлыгы ачыкланган: караҗиләк, алма һәм брокколи.  Әлеге нәтиҗәне Австралиянең  Эдит Коуэн университетының галимнәре хәбәр иткән, дип белдерә Nature журналы.

Әлеге үсемлекләр никотинга бәйлелектән җәфа чигүчеләрне шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан да сакларга мөмкин.

Экспериментта 56 яшьтән 60 яшькә кадәр 55 меңнән артык кеше катнашкан. Анализ вакытында галимнәр әлеге көрәштә барлык җиләк-җимешләрнең дә файдасы булуын ачыклаган. Шулай ук тикшеренүдә мондый продуктлар кешеләрне алкогольгә бәйлелектән саклый ала, диелә.

 


Exit mobile version