Site icon Ватаным Татарстан

Яр Чаллы прокуратурасы ялган дипломнар сатучы сайтлар ачыклаган

Чаллы прокуратурасы ялган дипломнар сатучы сайтларны ябуга иреште, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Интернет челтәрләрнең мониторингы барышында ведомство белгечләре дипломнар сату турында мәгълүмат бастырылган дүрт интернет-ресурс ачыклады», – дип сөйләде Галиев.

Нәтиҗәдә, прокуратура, тарату тыелган мәгълүмат өчен, ресурсларны ябу таләбе белән, судка дәгъва юллаган. Дәгъва канәгатьләндерелгән.


Exit mobile version