Site icon Ватаным Татарстан

Гөмбәдән тулма (голубцы) (РЕЦЕПТ)

Кечерәк кенә бер күчән кәбестәне суда пешереп алабыз. Гөмбә (пешереп) һәм бер зур суганны ваклап турыйбыз да, тәменчә тоз салып, бергә болгатабыз һәм 10-15 минут кыздырабыз. Суынгач, петрушка белән пешкән йомырка (турап) өстибез. Килеп чыккан “фарш”ны кәбестә яфракларына төреп, тулмалар өстенә каймак агызабыз да газ миченә куябыз (10-15 минут чамасы пешә).


Exit mobile version