Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда 13 яшьлек егет өйдәге бер җиһазны саткан

Чаллыда яшәүче бер ханым полициягә улына гариза язган. Егет яшерен рәвештә кер юу машинасын сатып җибәргән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

53 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, 13 яшьлек улы, ул өйдә булмаганда, интернет аша кер юу машинасы саткан. Укучы алган акчаларны нәрсәгә сарыф иткәндер, әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта бу хәл буенча җинаять эше кузгатылмаган, тикшерү үткәрелә. Кер юу машинасын урлау турындагы мәгълүмат тикшерү өчен балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә тапшырылган.


Exit mobile version