- Күршегезгә яңа гаилә күченеп килүне ничек кабул итәр идегез?
а) бер сүзем юк, алар белән танышып, кирәк икән, ярдәм кулы да суза алам (7 балл);
б) миңа барыбер, танышырга теләсәләр, үзләре җаен табар әле (0);
в) тискәре: яңа күршеләрнең якын арада ремонтка тотыначакларын, тавыш, ыгы-зыгы башланачагын күз алдыма китерәм дә җен ачуы чыга (2).
- Күршеләрегез көнаралаш талашып яши, ди. Сез нишлисез?
а) җаен туры китереп әйтеп, киңәшләремне бирәчәкмен (0);
б) игътибар итмәскә тырышачакмын, бәлки, күршеләргә кереп, тыныч булуларын да сорармын әле (5);
в) полиция чакырту белән янаячакмын (3).
- Күршеләрегезнең шәхси тормышын башкалар белән “чәйнәргә” яратасызмы?
а) беркайчан да, үземнеке үземә җиткән (0);
б) кайчак алар белән бәйле күңелле хәлләр искә төшә дә, якыннарыма сөйләп көлдерәм (4);
в) һәрвакыт диярлек, аларга булган үпкәләрем дә юкка чыккан кебек була (6).
- Күршеләрегез яңа җиһаз сатып алган да искесен арзан бәядән генә сезгә тәкъдим итә, ди. Моны ничек аңларга?
а) алар безгә яхшылык эшләргә тели (2);
б) чыгарып ташлаганчы, аз булса да акча эшләп калыйм дип тырышалар инде (0);
в) алар безне хәерчегә саный (7);
- Күршегезгә полиция хезмәткәре кереп киткәнне күреп калсагыз, нишлисез?
а) артыннан ук кереп җитәм, бәлки, ярдәмем кирәктер (7);
б) ул киткәч, нәрсә булганын белешергә керәчәкмен (4);
в) бернәрсә булмагандай тыныч кына үз эшләремне караячакмын (0).
Нәтиҗә:
19 баллдан түбәнрәк. Күршегез белән бер-берегезгә бәйләнмичә, артык ялыктырмыйча гына яши беләсез. Бер-берегезнең тормышына да тыкшынмыйсыз. Әмма кирәк чакта, һәр икегез дә ярдәм кулы сузарга әзер.
20-47 балл. Сез – чын мәгънәсендә яхшы күрше. Кирәк чакта тыңлап, киңәшләрегезне бирергә, бөтен эшегезне ташлап ярдәм итәргә әзер торасыз. Күршегез сезгә, курыкмыйча, серләрен дә сөйли ала.
48-58 балл. Күршеләрегез сезне артык бәйләнчек кешегә саный. Күп нәрсәне күрмичә, ишетмичә яшәүне гадәткә кертсәгез иде. Юкса, күршеләрегез белән этле-мәчеле яшәүгә дә күп калмаячак.