Site icon Ватаным Татарстан

Туксанга якын студент Татарстан Президенты стипендияcен алачак

Яңа уку елында Татарстан Президенты стипендияләрен 89 студентка бирәчәкләр. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тиешле указ 27 августта чыккан.

2019 елның 1 сентябреннән укуның бөтен чорына билгеләнгән президент стипендияләрен Татарстанда даими яшәүче (36 кеше), шулай ук Россиянең башка субъектларыннан килгән (53 кеше) көндезге уку формасы студентлары алачак, диелә бу хәбәрдә.

Президент стипендиясе 5,5 мең сум күләмендә билгеләнә. Аны башка  түләүләрдән тыш бирәләр. Татарстан Президенты стипендиясенә лаек студентлар бу сумманы ай саен алып барачак.

 


Exit mobile version