Site icon Ватаным Татарстан

Путин медицина хезмәткәрләре өчен айлык өстәмә түләүләр билгеләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә беренче ярдәм күрсәтүче оешмалардагы медицина хезмәткәрләренә айлык өстәмә түләүләр билгеләү буенча тәкъдимнәрне 1 ноябрьгә кадәр әзерләргә боерды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук хөкүмәткә авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә яки шәһәр тибындагы бистәләргә, Арктика зонасына, шулай ук транспорт үтемлелеге түбән булган ерак территорияләргә эшкә күчкән медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә өстәмә арттыру коэффициентын кертү тәкъдимен дә эшләргә туры киләчәк.

Моннан тыш 1 октябрьгә кадәр Министрлар кабинеты “яшь белгеч” һәм “табиб-остаз” төшенчәләрен закон нигезендә раслауны тәкъдим итәргә тиеш булачак. Бу медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә өч ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр контролендә эшли алсын өчен башкарыла.

 


Exit mobile version