Site icon Ватаным Татарстан

Яшел Үзәндә 15 бала табучы тавыш биргән

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында 15 бала табучы тавыш бирде. Бала тудыру йортында пациентлар тавыш бирә алсын өчен урна урнаштырганнар, дип язалар «Яшел Үзән Яңалыклары».

Үз позицияңне белдерергә теләүчеләр арасында-25 яшьтән 39 яшькә кадәрге, гаиләдә тулылануны көткән, шулай ук инде әни булган хатын-кызлар бар. Яшел Үзән районында гына түгел, республиканың Апас, Алексеевск һәм Буа районнарыннан килгән хатын-кызлар ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү мөмкинлегеннән бик канәгать. Таныклык буенча кизү торучы медицина персоналы да тавыш биргән.


Exit mobile version