Балалар өчен – уеннар мәйданчыгы, олылар өчен – эскәмияләр, машинасы булганнарга аны кую урыны кирәк. “Безнең ишегалды” программасы кысасында моңа ирешергә мөмкин булуына халыкта өмет зур.
Билгеле булганча, берничә ел эчендә республикадагы барлык ишегалларын да төзекләндерәчәкләр. Күпкатлы йортларның ишегаллары нинди буласын халык белән бергәләп хәл итәләр. Моның өчен махсус анкеталар да таратылды. Сайлау көнендә исә бу анкеталарны тавыш биреп чыкканнан соң да тутырырга мөмкин иде. Башкаладагы Габишев урамы 23, 25 адреслары буенча урнашкан йорт фатирларында яшәүчеләр, бердәм тавыш бирү көнендә ишегаллары киләчәген дә кайгыртып кайтты. Балалар мәйданчыгын төзекләндерү, машина кую урыннарын киңәйтү, яшеллекне арттыру, җәяүлеләр йөри торган юлларны тәртипкә китерү, футбол мәйданчыгы төзү, олылар өчен эскәмияләр санын арттыру – алар күрергә теләгән үзгәрешләр исемлегендәге төп тәкъдимнәр бу.
−“Безнең ишегалды” дигән программа турында ишеттек тә, аңа ничек тә эләгергә кирәк дигән теләк туды. Ишегалдыбыз аңа эләксә, безнең белән сөйләшәчәкләр, тәкъдимнәрне тыңлаячаклар, диделәр. Биредә 10 яшьтән олырак балалар өчен әллә ни мөмкинлекләр юк. Алар үзләренә-үзе шөгыль уйлап табарга мәҗбүр. Буйга үскән егет-кызлар кечкенәләр өчен уен мәйданчыгында уйнап утыра алмый бит. Ишегалында һәркемгә урын булсын иде, − ди 23 йортта яшәүче Галина Загайнова. – Гаиләләр, яшь әниләр күп безнең. Нәни балалар белән әниләр эскәмияләргә чыгып утыра, шул рәвешле, өлкәнрәкләргә урын калмый. Алар өчен дә аерым ял мәйданчыгы булсын иде. Машиналар күп, аларны куяр урын да җитеп бетми, кемдер – түләүле парковкалардан файдалана. Балалар футбол уйный торган мәйданчыкны яхшыртасы бар, тирә-юньне койма белән урап алырга кирәк.
– Үзебез булдыра алганча, әйләнә-тирәне яшелләндереп, матурлап торабыз инде без. Бик күпләп, котырып үскән куак-фәләннәрне үз көчебез белән генә бетереп булмас. Корыган агачларны юк итәргә кирәк, эскәмияләр җитми, безгә утырып, ял итәргә сквер булсын иде, – ди 25нче йортта яшәүче Валентина Лазарева.
– “Безнең ишегалды” программасына өмет бар. Анкета тутырдым, теләк-тәкъдимнәрне күрсәттем,” – ди шушы йортларда яшәүче Әлфия Рахмангулова. Ул сайлауга иртәнге яктан ук барып, тавыш биреп кайтып килә иде.
“Безнең ишегалды” программасы җиде төрле эшне башкаруны күз алдында тота: җәяүлеләр һәм машина юлларын асфальтлау, су торбаларын алыштыру, ташлар кую, яктырткычларны яңарту, көнкүреш калдыклар ташлау өчен билгеле урын булдыру, спорт мәйданчыклары ясау, тирә-якны яшелләндерү. Програманы гамәлгә ашыруга 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.“Безнең ишегалды”кысасында таратылган анкеталарның нәтиҗәләре исә октябрь ахыры – ноябрь башларында билгеле булачак.
Чулпан Гарифуллина