Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотекага түләү кагыйдәләре бераз үзгәрде

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотекага 450 мең сум түләү кагыйдәләрен расладылар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Хөкүмәт Карары нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәрге чорда ипотека кредиты буенча заемщик булып торган россиялеләр программада катнашу хокукына ия. Хәзер аларның ипотеканы түләүгә 450 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Шундый ук кагыйдәләр өченче һәм аннан соңгы балаларны уллыкка алган Россия гражданнары өчен дә гамәлдә», — дип хәбәр итә ведомство.

 


Exit mobile version