Site icon Ватаным Татарстан

Яңгырлар һәм салкын һава торышы көтелә

18 сентябрьдә, Казан һәм Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә температура +3…+8 градус була, ә көндезге вакытта +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук республика территориясендә көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.

 


Exit mobile version