Site icon Ватаным Татарстан

Теләче районы башлыгы үз теләге белән эш урыныннан киткән

Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

Очрашуда катнашучыларга Зарипов, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язганы турында хәбәр иттеләр. Мәсьәләне район Советы депутатларын тавышка чыгардылар. Соңгылары район башлыгының отставкасын хупладылар.

 


Exit mobile version