Site icon Ватаным Татарстан

Азнакайда юл һәлакәтендә 17 яшьлек егет һәлак булган

Азнакайда авариядә 17 яшьлек егет һәлак булган. ​​​​​​​Машина йөртүченең таныклыгы да булмаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Азнакайдан Җәлилгә таба хәрәкәт итүче “Гранта” автомобиле шоферы машина белән идарә иткәндә тиешле тизлекне сакламый һәм алдан барган “КамАЗ”ның арбасына килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә 2002 елгы пассажир авария урынында ук һәлак була.

 

 


Exit mobile version