Site icon Ватаным Татарстан

Ни өчен Татарстан дүрт көнлек эш атнасына күчәргә әзер түгел?

Дүрт көнлек эш атнасын кертү мәсьәләсе тирәнтен анализ ясауны һәм фикер алышулар таләп итә. Шуннан соң гына инициатива Татарстанда каралырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу тема тирәнтен анализлауга лаек дип саныйбыз. Билгеле булганча, Россия Хезмәт министрлыгы моның ничек булырга тиешлеге турында соңгы күзаллауны формалаштырмады әле. Шуңа күрә атнага дүрт көн эшләү турында карар кабул итмәдек», – диде Лилия Галимова.

«Бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара һәм тирәнтен анализлауны таләп итә. Идея бар, әмма хәзер практик һәм икътисади яктан аны анализларга кирәк», — дип өстәде ул.

«Татар-Информ»


Exit mobile version