Site icon Ватаным Татарстан

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакын арттыру турында закон проектын хуплады

Россия Хөкүмәтенең чираттагы утырышында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы закон проекты хупланды. Бу хакта федераль министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 12 130 сум итеп билгеләргә тәкъдим ителә, бу агымдагы минималь хезмәт хакыннан 7,5 процентка артыграк», — диелә утырыш материалларында.

Реформа илдә яшәүче 3,2 млн кешегә кагылачак, шул ук вакытта гражданнарның яртысы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшли.

Федераль ведомство мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының гомуми чыгымнары 20,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Шуның 5,8 млрд сумы — федераль бюджеттан, 15,1 млрд сумы — төбәк бюджетларыннан.

«Татар-Информ»


Exit mobile version