Site icon Ватаным Татарстан

Парламентта мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетын кем җитәкләячәге билгеле булды

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Яңа сайланган парламентта бүген беренче утырыш үтте, депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.

Айрат Зариповка 57 яшь. Ул 2015 елдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе булды. Хәзер депутатлык эшчәнлегенә күчкәч, әлеге вазифадан азат ителде.

«Сезгә комитет эшчәнлегенә актив рәвештә алынырга киңәш итәм. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр зур игътибар таләп итә», — дип мөрәҗәгать итте Айрат Зариповка парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты составына 12 депутат керде, шул исәптән — Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Ркаил Зәйдулла, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Людмила Рыбакова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.

«Татар-Информ»


Exit mobile version