«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасына Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде. Татарстан Президенты әнә шул хакта указ имзалаган.
48 яшьлек Сәлимгәрәев әлегә кадәр Татарстан Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләде.
Агентлыкның элеккеге җитәкчесе вазифасын Айрат Зарипов исә Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Хәзер ул республика парламентында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкли.