Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар исемлегендә үз урынын ныгытты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август аенда үз блогларын алып баручы 20 төбәк башлыгы арасында үз урынын ныгытты. Рейтингны «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзи.

Татарстан Республикасы Президенты берьюлы сигез позициягә күтәрелде һәм уникенче урынны алды. Инстаграм социаль челтәрендә Рөстәм Миңнехановның «милли ризык чәкчәкне галәмгә беренче тапкыр уңышлы җибәрү турында хәбәр итүе» массакүләм-матбугат чараларында кызыксыну үсүенә ярдәм итте, диелгән хәбәрдә.

Иң күп искә алынган губернатор-блогерлар — Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов. Шул ук вакытта Кадыйров икенче урыннан беренче урынга күтәрелде, ә Собянин беренче урыннан икенче урынга күчте.

«Татар-Информ»


Exit mobile version