Site icon Ватаным Татарстан

Нурбәк Батулла данлыклы театрда спектакль чыгаруда катнашачак

Нурбәк Батулла Камал театрында “Таңбатыр” әкиятен чыгаруда катнашачак. Бу хакта бүген Камал театрында яңа сезон ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Камал театрының Кече сәхнәсендә балалар өчен “Таңбатыр” әкиятен чыгара. Татар халык әкиятләренә нигезләнгән пьесаны драматург Мансур Гыйләҗев язган.

Олег Кинҗәгулов әйтүе буенча репетицияләр октябрь аенда башланачак, әлегә спектакльнең тексты һәм макеты буенча эш бара. Спектакльнең пластик сәхнәләрен куярга “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла чакырылган.

Спектакльнең премьерасы декабрь аена планлаштырылган.

 


Exit mobile version