Site icon Ватаным Татарстан

Мәктәптә акча җыюга юл куймау турында искә төшерделәр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле акча җыюларга юл куймау турында искә төшерә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Яңа уку елы башлану белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә законсыз рәвештә акча җыю турында ата-аналардан мөрәҗәгатьләр саны артты», диелә әлеге хәбәрдә.

Шуңа бәйле рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы акча җыю законсыз буулын искә төшерә. «Закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел», — дип кисәтә министрлык.

 


Exit mobile version