Site icon Ватаным Татарстан

Актанышлыларның сәламәтлеген мобиль медицина комплексы кайгырта

25 сентябрьдән Актаныш үзәгендә мобиль медицина комплексы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мобиль поликлиника Сәламәтлек саклау милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау. Бу көннәрдә авылларда яшәүчеләргә тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла.

Мобиль поликлиника «КАМАЗ» машинасы базасында булдырылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә теркәү, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, хирург бүлмәләре бар.

Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килүне дә оештырачаклар.

 


Exit mobile version