Site icon Ватаным Татарстан

«Яшь килен»нәр колагына

Кичә Казанда мөслимәләр өчен «Яшь килен» проекты башланды. Кич белән Галиев мәчетендә беренче очрашу – проектта катнашучы кызлар белән танышу узды. Беренче утырышка 50гә якын мөслимә җыелды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова һәм проектның кураторлары алар белән әңгәмә уздырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Яшь килен» проектының һәр очрашуы 10 минут дәвамында Коръән уку белән башланып китәчәк. Ике ай дәвамында кызларны никах, ана булу, психология, хуҗалыкны алып бару темаларына багышланган 7 офлайн-очрашу һәм никах килешүе, физиология, аерылышу һәм башка темалар буенча 6 онлайн-дәрес көтә. Сәламләү сүзләре һәм танышудан соң, катнашучыларга «Яшь килен» көндәлекләрен бүләк иттеләр. Анда кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими файдалы эшләр трекерын теркәп барачак.

«Яшь килен» проектының чираттагы очрашуы 10 октябрьдә узачак. Очрашуга коучер буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакырулы. Ул кызларга никахлашкан ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын җентекләп аңлатачак.

"Татар-Информ"

Exit mobile version