Site icon Ватаным Татарстан

«Байтик» лагере балаларны түләүсез сменаларга чакыра

Татарстанның «Байтик» лагере «IT-Jump PRO» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проект эшчәнлеге һәм эшкуарлык цифрлы лагерена 12-17 яшьлек балаларны җыя. Бу турыда ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көзге бушлай сменалар 20 октябрьдән 2 ноябрьгә һәм 16 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр була. Электрон гаризалар  лагерь сайтында кабул ителә. Сменаларда катнашырга теләүчеләрне конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар.

Агымдагы елның август аенда узган беренче смена кысаларында Python телендә программалаштыру, шулай ук виртуаль һәм чынбарлыкка туры килгән SaaS-сервислар һәм кушымталар эшләү буенча Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Буа, Ижевск, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 91 укучы белем алды.

Җәйге смена эшләүче IT-проектларны яклау белән тәмамланды. Аларның иң яхшыларының авторлары октябрь аенда Севастопольдә узачак халыкара кейс-чемпионатта Татарстанны тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194456/


Exit mobile version