Site icon Ватаным Татарстан

Миңнеханов Росреестр башлыгы белән рөхсәтсез алынган җирләр хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында РФ икътисади үсеш министры урынбасары — Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченконы кабул итте һәм аның белән кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә Росреестр архивын төзү эшләренең барышы хакында фикер алышты. Яңа объектта Росреестрның Идел буе федераль округындагы барлык территориаль бүлекләреннән документлар тупланачак.

Алар шулай ук җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу һәм аларны тиешле булмаган максатларда файдалану очракларын ачыклау максатыннан җирне инвентарьлаштыру буенча кадастр эшләрен башкару хакында фикер алыштылар. Моның өчен уртак төркем оештыру һәм әлеге эшкә Иннополис белгечләрен дә җәлеп итү күздә тотыла, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

"Татар-Информ"

Exit mobile version