Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда хатын-кыз ике улына пычак кадаган

Чаллыда ире белән низагка кергән хатын үчен балаларыннан алырга булган, дип яза «Челны Известия».

32 яшьлек ана ике яшьлек улына җиде тапкыр пычак белән кадаган, сабый шунда ук үлгән.

Җиде яшьлек улына да җиде тапкыр пычак белән кадаган. Аннары үзенә кул салган, ләкин икенче улы да үзе дә исән калганнар. Алар икесе дә хастаханәгә озатылганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version