Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстан территориясендә кабат көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Томан республиканың аерым районнарында төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшә. Моннан тыш, вакыт-вакыт яңгырлар да ява.
Төнлә +3 градус җылы көтелә. Көндез һава +8, +13 градуска кадәр җылына. Татарстанның көньягында иң җылы һава торышы була.