9 октябрь көнне Саратов шәһәрендә Лиза Киселева исемле кыз иртән мәктәпкә чыгып китә дә югала. Аны мәктәптә дә күрмиләр, өйгә дә әйләнеп кайтмый. Баланы озатканда, гаиләдәгеләр үзләрен нинди фаҗига көткәнен һәм ул фаҗиганең илкүләм дулкын кузгатасын башларына да китермиләр, билгеле. Кызны эзләү өчен волонтерлар отряды оеша һәм полиция дә эзтабарлык эшенә керешә.
Баланың үле гаүдәсен 11 октябрьгә каршы төндә табалар. Озак тормый үтерүченең дә эзенә төшәләр. Ул моңарчы көчләгән һәм талаган өчен хөкем ителгән Михаил Туватин исемле кеше булып чыга. Россиядәге суд системасының артык гуманлы булуы һәм үтерүчеләргә карата йомшак хөкем карарлары чыгаруыннан риза булмаган һәм ярсыган халык төркеме, Туватинны полицейскийлар кулыннан тартып алып, шул урында ук үз хөкемен чыгару һәм аны җиренә җиткерү өчен тартыш башлый.
Президентның матбугат җитәкчесе Песков Кремльдә әлеге мәсьәләне тикшермәүләре хакында белдерде. Социаль челтәрләрдә алып барылган сораштыру бернинди дә рәсми көчкә ия түгел, Дума җитәкчелеге бу хакта искәртте инде.
Рәшит Фәтхрахманов