Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Хезмәт кодексына үзгәрешләрне Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин җитәкләгән төркем тәкъдим итте.
«Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның кыскартылган эш көненә хокукы федераль законда теркәлмәгән иде. Бу законны кабул иткәч, авылда яшәүче хатын-кызлар кыскартылган эш көне эшләгән өчен хезмәт хакы кимүдән, авыр хезмәт шартлары өчен өстәмә түләүләрне биреп бетермәүдән якланачак», — дигән Володин.