Site icon Ватаным Татарстан

Креветкалар белән пицца | РЕЦЕПТ

Камыр: 200 мл җылы су, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы май, 6-7 гр коры чүпрә, он. Барысын да бергә болгатып, басып, камырны 10 – 15 минут ял иттереп алабыз.

Эчлек өчен: креветкаларны чистартып, юып, вак итеп турыйбыз. Берничәсен бөтен килеш калдырырга онытмагыз: анысы пицца өстенә куярга, бизәү өчен. Аннан соусын әзерлибез. 4 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы атланмай, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 2-3 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, яшел тәмләткечләр. Креветкаларны шушы соуска салып, табада пешекләп алабыз. Аннан әзер камырга шушы массаны салабыз. Майонез кулланмыйбыз! Өстенә сыр уарга кирәк. Кайнар мичтә пешерәбез.


Exit mobile version