Site icon Ватаным Татарстан

Әлмәттә армиядән качкан дезертирны тоткарладылар

14 октябрь көнне полиция хезмәткәрләре хезмәт урынын үз белдеге белән калдырган өчен федераль эзләнүдә булган 25 яшьлек Әлмәт кешесен тоткарлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дезертирга катгый дисциплиналы хәрби часть яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Суд егетнең әлеге гамәлгә баруының сәбәпләрен ачыкларга тиеш. Әгәр ул җитди сәбәпләр аркасында хәрби частьтән китүен раслый алса, аны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкиннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195592/


Exit mobile version