Site icon Ватаным Татарстан

Казанда буш эш урыннары турында сөйләячәкләр

Казанлыларга 23 нче октябрь көнне Вахитов районында узачак вакантлы эш урыннары ярминкәсендә буш эш урыннары турында сөйләячәкләр, дип хәбәр итә ТР башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте.

Чарага сигез шәһәр оешмасы: МУП «Метроэлектротранс», ФКП «Казан төгәл машина төзелеше заводы» , АҖ «3 нче Казан икмәк заводы», ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, ДАССО «7 нче шәһәр хастаханәсе», АҖ «Комфортел», шулай ук «Электроприбор» заводы, ҖЧҖ «Сәүдә агентлыгы» вәкилләре чакырылган.

Чара кысаларында катнашучылар район предприятиеләрендә ачык вакансияләр турында мәгълүмат ала, шулай ук кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша һәм консультация ала алачаклар.

«Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече шәһәрлеләргә пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, дәүләт хезмәтләре мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук шәһәр халкына Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында ничек теркәлергә кирәклеге турында да сөйләячәкләр, бу аларга үзләренең пенсия хокуклары турында онлайн режимында белергә мөмкинлек бирәчәк.

Вакансияләр ярминкәсе 23 октябрь көнне сәгать 10.00 дән 13.00гә кадәр узачак. Үткәрү урыны: кадрлар әзерләү буенча региональ уку үзәге. Адрес: Зинин урамы, 3 йорт.


Exit mobile version