Тиздән Казан зоопаркының “Замбези елгасы” өлешенә иске биләмәдә урнашкан хайваннарны күчерә башлыйлар. Әлегә бу бәхет барысына да түгел, Африка хайваннарына гына тәтеячәк. Аннары бер айдан, Яңа ел каникулларында, зоопарк ишекләрен ачар дип көтелә.
Әмма аларны яңа урынга күчерү – бер хәл, иң мөһиме, ияләшүләре кирәк. Зоопаркның ветеринария табибы Анастасия Балмакова сүзләренә караганда, күчергәндә кошлардан кала башка хайваннарны вакытлыча йоклатып торалар икән.
– Без аларны наркоз белән йоклатабыз, күченеп беткәч, башка препарат белән уятабыз. Башта маймылларны күчерергә ниятлибез. Алар тиз ияләшә. Кайтканнарына күптән түгел генә әле. Әмма, бер гаилә булгач, күченүләрен сизми дә калалар. Бездә алар унтугызау. Бер ата маймылның әллә ничә хатыны бар, – дип сөйли Анастасия.
Маймыл дигәннән, аларны күргән кайбер кешеләр, табиблар карамый, койрык тирәләре кызарып беткән дип төрле җиргә шикаять язалар икән. Табиблар исә кешеләрнең хайваннар турында белеп бетермәвен әйтә. Бу аларның интим мөнәсәбәтләренә бәйле икән. Без маймылларны ашатып та карадык. Банан, әфлисун, алма белән сыйладык. Маймылларны банан ярата дисәләр дә, безнең зоопаркта алар алманы үз иткән. Ә менә арысланнарны ашатам димә. Бик ерак читлектән дә ырылдашып торалар. Яңа зоопаркта алар үз биләмәләренә чыгачак. Хайваннар яшәгән урыннарга “электр көтүчесе” куелачак.
Фәнис Нурмөхәммәтов зоопаркка күчми торуның сәбәпләрен дә аңлатты.
Зоопаркның “Замбези елгасы” дип аталган өлеше тулыланып бетәр өчен ике ел вакыт кирәк булачак. Аннары иске өлешен төзекләндерергә тотыначаклар. Биредә Россиядә яшәүче хайваннар булачак. Бары тик шуннан соң гына Көньяк Америка өлешенә “Амазонка елгасы” дип аталганына күчәчәкләр. Өченче урын Вахитов мәйданы янәшәсендә булачак.
Яңа зоопаркта 300 агач, 4800 куак, 14 мең күпьеллык үсемлекләр урын алачак. “Замбези елгасы”нда 30 төрле хайван яшәячәк. Бүгенгә аларның 22 төре кайтартылган инде. Тагын 8 төрен ноябрь аенда көтәләр. 2020 елның язында 4 фил кайтырга тиеш.
Гөлгенә Шиһапова