Site icon Ватаным Татарстан

Полиция Казанда төнлә атыш оештыручыларны тоткарлаган

Полиция Казанның Киров районында төнлә атыш оештырган кешеләрне тоткарлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкның оештырылган җинаятькә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казан полициясенең җинаятьчеләрне эзләү белгечләре белән бергә атышта катнашучыларның үзара дошманлашкан шәһәр җинаять төркемнәре әгъзалары булуын ачыклаган.

Хәзергә 14 кеше тоткарланган. Калган катнашучыларны ачыклыйлар.

Полицейскийлар ачыклаганча, юлда конфликт чыккан. Анда сигез машинада егермегә якын кеше катнашкан. Бер кеше травматик пистолеттан ата башлаган, аннары барысы да качкан.

Бу фактка карата «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында гильзалар, катнашучыларның кием әйберләре һәм аксессуарлар табылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/27/195997/


Exit mobile version