Site icon Ватаным Татарстан

Диабетның өч төп симптомын атадылар

Казан эндокринология диспансеры табибы беренче типтагы диабетның теләсә кайсы кешене сагайтырга тиешле өч төп симптомын атады.

«Беренче типтагы диабетны даими сусау, полиурия — еш сидек кудыру һәм сәбәпсез рәвештә авырлыкның кимүе кебек симптомнар буенча танырга мөмкин. Даруларны кабул итмәсәң һәм табиб киңәшләрен үтәмәсәң, диабеттан өзлегүләр булырга мөмкин һәм бу бик куркыныч. Авыр нәтиҗәләр күзләргә, бөерләргә, йөрәккә һәм аяк-кулларга төшә», — дип аңлатты балалар эндокринологы Эльмира Хәлиуллина.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген бөтен дөньяда авырудан 422 миллионнан артык кеше зыян күрә.

«Диабет һичшиксез яшәрә. Диабетның сәбәпләре билгеле түгел, әмма генетик факторлар, безнең экология һәм стресс факторы йогынты ясый», — диде Хәлиуллина.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/14/196952/

Exit mobile version