Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 130 км/сәг тизлектә барганда нәни улын рульгә утырткан (ВИДЕО)

Чаллыда яшәүче, үзенең низаглары белән танылган хатын-кыз 130 км/сәг тизлек белән барган вакытта, кечкенә улын тагын рульгә утырткан. Агина Алтынбаева социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта ролик урнаштырган.

«Бәхетле бала» дип аталган видеодан күренгәнчә, рульдә чыннан да бер малай утыра, авария утларын кабызып трасса буйлап хәрәкәт итүче автомобильнең спидометры сәгатенә 130 километрны күрсәтә.

«Ничек телим – шулай яшим, бернәрсәгә дә кайгырмыйм, бөтен әйбергә дә тыныч карыйм. Мин сезнең мескен комментарийларыгызга мохтаҗ түгел. Минем тормыш юлын үтми торып, бәя бирергә хакыгыз юк», — дип язган Алтынбаева видеога шәрехнамәдә.

Видеога комментарий язган бер кеше аны прокуратура белән куркыткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197100/


Exit mobile version