Site icon Ватаным Татарстан

Авариядә ике студентның гомере өзелгән

Башкортостанның Дүртөйли -Нефтекамск трассасының 50нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган. «Рено Логан» машинасы белән идарә иткән 19 яшьлек егет «УАЗ» микроавтобусына бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 18 яшьлек ике егет һәлак була. Пассажирлар «Рено» машинасы водителенең курсташлары булган.

Җитди имгәнүләр белән ике машина водителе, шулай ук җиңел автомобильнең ике пассажиры — Аскын районында яшәүче 19 яшьлек һәм Агыйделдә яшәүче 18 яшьлек студент дәваханәгә озатылган.


Exit mobile version