Байкал аръягындагы хәрби округта 8 кешен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов әлеге мәшхәрдә катнашкан, ләкин исән калган солдат егет — Евгений Графовның ата-анасына шалтыратып гафу үтенгән, дип хәбәр итә «Лента.ру».
Чыганак сүзләренә караганда Рамил аларның улларына атарга теләмәвен, әмма ялгышлык белән пуля Евгенийны җәрәхәтләвен сөйләгән. Евгений Графов хәзерге вакытта Мәскәү госпиталендә комада ята. Табиблар, аның хәлен тотрыклы-начар дип бәяли.
Графовның туганнары бу хакта комментарий бирми. Алар гомумән журналистлар белән аралашмый.