Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт яшьлек сабый зыян күрә

Казанда ике чит ил автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт яшьлек сабый төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 17.05 сәгатьтә Сибгат Хәким урамында «Тойота Лэнд Крузер» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, сулга борылган вакытта «Ниссан Жук» машинасына маневрын төгәлләргә ирек бирмәгән һәм автомобильне юлдан «этеп» диярлек чыгарган. Нәтиҗәдә, «Ниссан» коймага килеп бәрелгән.
«Авариядә «Ниссан Жук» автомобилендәге дүрт яшьлек сабый зыян күргән. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре һәм авариядә кемнең гаепле икәнлеге ачыклана», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Exit mobile version