Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин Татарстанда өч яңа судья билгеләде

Владимир Путин Татарстанда өч яңа судья билгеләде. Тиешле мәгълүмат хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Россия Президенты карары буенча Казанның Авиатөзелеш районы суды рәисе урынбасары итеп Илшат Төхвәтуллин билгеләнде.

Питрәч районы суды рәисе итеп Ирек Нәбиев, ә Казан шәһәренең Идел буе районы суды рәисе итеп Ринат Сафин билгеләнде.
 


Exit mobile version