Site icon Ватаным Татарстан

Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Мәдәният министрлыгын судка биргән

Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Мәдәният министрлыгын судка биргән һәм үз вазифасына кире кайтаруны таләп итә. Шул хактагы мәгълүмат Казанның Вахитов районы суды сайтында урнаштырылган.

Рәшит Заһидуллинның дәгъвасы 15 октябрьдә производствога кабул ителгән. Кичә башлангыч суд утырышы башка көнгә күчерелгән.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы Тинчурин театрында ике елга баш режиссер вазифасыннан баш тартырга ниятли. Хәзер театрда спектакльләрне сәхнәләштерү белән 10 сентябрьдән бирле режиссер Резеда Гарипова шөгыльләнә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/07/196540/ 

Exit mobile version