Site icon Ватаным Татарстан

Россия Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиеләр күләмен билгеләде

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карардан күренгәнчә, киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Пособиенең күләме — 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Карар 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган проекттан күренгәнчә, 2020 елда эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру күздә тотылмый.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196656/


Exit mobile version