Site icon Ватаным Татарстан

Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды

ТР Президенты фәрманы нигезендә атказанган спорт мастеры, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкне Алинәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Бүген Мәскәүдә «Мәскәү-Татарстан күпере» бишенче яшьләр форумы уза. Форумга ул үзе шөгыльләнә торган «Самбо-70» спорт үзәге җитәкчесе Ренат Лайшев белән килгән.

«Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк», — диде Алинә Заһитова.

Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә Заһитова белән булган бер хәлне телгә алып узды. Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлагач, «ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек» дигән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196670/


Exit mobile version