Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтә

Иртәгә, 10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196674/


Exit mobile version