Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан туристы Хакасиядә һәлак булган

Хакасиягә Татарстаннан килгән 33 яшьлек турист ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Кичә көндез Приисковое авылы янында таудан кар ташкыны ишелеп төшә. Татарстан туристы шушы тирәдә снегоходта йөри торган була. Шуннан соң аны турбаза хезмәткәрләре һәм башка ял итүчеләр эзли башлый.

33 яшьлек ир-атның мәетен коткаручылар килгәнче табып алалар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/11/196731/ 

Exit mobile version