Site icon Ватаным Татарстан

Югалган Чаллы укучысын Менделеевскида тапканнар

 Өч көн элек югалган 11 яшьлек Чаллы укучысы Менделеевскида табылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы бүлегендә хәбәр иттеләр.

Малайны эзләү турындагы белдерү социаль челтәр битләрендә басылып чыккан иде. Бу белдерүгә шәһәрлеләр дә күп җавап бирде. Алар баланы үз микрорайонында күргәннәр, дип ышандырдылар. Шул ук вакытта төрле адреслар аталды. Малай шәһәрдә булмаган — полицейскийлар баланы Менделеевскида тапкан.


Exit mobile version