Site icon Ватаным Татарстан

Ольга Васильева Яңа ел каникулларына укучыларга өй эше бирмәскә кушты

Ольга Васильева Яңа ел каникулларына «өй эше» бирмәскә чакырды. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

“Ял итәсе һәм урамда йөрисе урынга балалар берничә реферат язачак һәм параграфлар укыячак. Өстәвенә, рефератларның берсе — йөзү буенча. Бу нормаль хәлме?” Өч онык бабасыннан килгән сорауга «Российская газета»да узган «Эшлекле иртәнге аш»та Россия мәгариф министры Ольга Васильева җавап бирде.

“Юк, әлбәттә. Мин бу хакта узган ел әйткән идем һәм хәзер кабатлыйм: каникулга өй эше бирмәскә кирәк!


Exit mobile version