Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанның өч спорт корылмасы Россиядә иң яхшылар исемлегенә керде

Татарстан Республикасының берьюлы өч спорт объекты Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Арена» илкүләм бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасына керде. Конкурсны оештыручыларның йомгаклау матбугат релизында шул хакта хәбәр ителә.

Әлмәтнең «Мирас» бассейны бәйгенең «Йөзү бассейннары» номинациясендә җиңү яулады.

2018 елның 19 ноябрендә ачылган «Мирас» 50 метрлы бассейн, балалар бассейны, шулай ук тренажер залы белән җиһазландырылган. Комплексның гомуми мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итә.

Ишкәкле спорт төрләре үзәге исә «Махсуслаштырылган спорт корылмасы» номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләр арасына «Казан Арена» стадионы да керде. Исеме күптән түгел генә «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәртелгән футбол стадионы «А» категориясендәге стадионнар» номинациясендә беренче урынны яулады.


Exit mobile version